news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алты сутый җир кишәрлегенә ташламадан 390 мең салым түләүче файдаланган

Быел беренче тапкыр пенсионерлар, инвалидлар һ.б. кайбер категорияләргә алты сутый җир кишәрлегенә салымны киметү рәвешендә ташлама тәкъдим ителгән.

Татарстанда алты сутый җир кишәрлегенә ташламадан 390 мең салым түләүче файдаланган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда 390 мең салым түләүче (пенсионерлар, инвалидлар һәм башка категория вәкилләре) алты сутый җир кишәрлегенә салымны киметү рәвешендәге ташламадан файдаланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Федераль салым хезмәте ТР буенча идарәсенең бүлек башлыгы Елена Корчагина хәбәр итте.

«Быел әлеге ташламадан 390 мең салым түләүче файдаланды, ташламаның гомуми күләме 187 миллион сум тәшкил итте», - диде ул.

Җир кишәрлегенең мәйданы 600 квадрат метрдан артмаса, җир салымы алынмый. Әгәр шуннан артып китсә, салым калган мәйданга исәпләнә.

«Мондый ташлама физик затның милкендә булган бер җир кишәрлегенә карата бирелә. Икенче җир кишәрлегенә исә салым гомуми тәртиптә салыначак», - дип искәртте Елена Корчагина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100