news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алты мәктәптә капиталь ремонт эшләре тәмамланган

Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы буенча башкарылган эшләр күләме 61% тәшкил итә.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда быел планлаштырылган 23 мәктәпнең 6сында капиталь ремонт тәмамланган, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы буенча башкарылган эшләр күләме 61% тәшкил итә. 23 мәктәпнең алты мәктәбендә ремонт тәмамланган. Шул ук программага Түбән Кама районында Сухрау урта гомуми белем бирү мәктәбен реконструкцияләү дә кертелгән. Объектта төзелеш эшләре 28%ка башкарылган», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, 2 коррекцион мәктәптә капиталь ремонт эшләре тәмамланган, 4се буенча эшләр бара. Эшләр 40%ка башкарылган.

Шул ук программа буенча 2021 елда гомуми белем бирү оешмаларында 116 функциональ зонаны ремонтлау планлаштырыла. Программа исемлегеннән 65 объектта эшләр тәмамланган, тагын 50 функциональ зона ремонтлана.

Шулай ук капремонт программасына 48 балалар бакчасы кертелгән, аларда эшләр 48%ка башкарылган. 6 балалар бакчасында эшләр тәмамланган, 22сендә эшләр дәвам итә.

Программа кысаларында бер мәктәптә һәм өч балалар бакчасында уңайлы мохит булдыру каралган. 4 объектта эшләр инде 60%ка үтәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100