news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алты айлык улын газаплаган яшь хатынны кулга алдылар

Татарстанда нәни улын мәсхәрәләүдә һәм газаплауда шикләнелүче 21 яшьлек хатын-кызны кулга алганнар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Хатын-кызга карата берьюлы берничә маддә буенча җинаять эше кузгатылган: «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү», «Балигъ булмаган кешене бик каты газаплау» һәм «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү».

Тикшерү ачыклаганча, август аенда хатын-кыз баласы белән хастаханәгә эләгә – сабыйга баш сөяге сыну диагнозы куела. Әнисе моны улының караваттан егылып төшүе белән аңлата. Операциядән соң берничә көн узгач, табиблар баланың аяклары һәм куллары сынуын ачыклый. Ана кеше аларның ялгыш сынуын әйтә, аның сүзләренчә, бу хәл хастаханәдә баланы караган вакытта килеп чыккан.

Хәзерге вакытта табиблар баланың сәләмәтлеген бик авыр дип бәяли. Табиблар ул исән калсын өчен көч куя.

«Хатын-кыз җинаять кылуда катнашы булуын танымады. Балага карата җинаять кылу шартларын тикшерү Россия Тикшерү комитетының үзәк аппаратында контрольдә тора», – дип ачыклык кертте Шептицкий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100