news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы, яңгыр һәм +31 градуслы җылы көтелә

Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы, яңгыр һәм +31 градуслы җылы көтелә
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Пәнҗешәмбе, 4 июльдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр яву ихтимал. Җил секундына 4-9 метр тизлек белән көньяк-көнбатыштан һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Төнлә һава температурасы +14..+19 градус тәшкил итте. Көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Җил секундына 4-9 метр тизлек белән көньяк-көнчыгыштан исә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Башкалада көндез һаваның максималь температурасы +28..+30 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot