news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә һәм 19 градуска кадәр җылы була

Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә һәм 19 градуска кадәр җылы була
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Дүшәмбе, 11 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Төнлә явым-төшем булмады, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, көндез урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Төнлә һава температурасы 0..+5 градуска кадәр кимеде, урыны белән туфракта һәм һавада -5 градуска кадәр кырау төште. Көндез һава +14..+19 градуска кадәр җылыначак.

Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәячәк. Башкалада көндез максималь температура +16..+18 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot