news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алмашынучан болытлы һава һәм +24 градуска кадәр җылылык көтелә

Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем фаразланмый. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, иртән урыны белән томан төшүе ихтимал.

Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, ә көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк.

Төнлә температура +8..+13 градус тәшкил итсә, көндез термометр баганалары +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot