Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда алкоголь эчемлекләрдән агуланып 296 кеше үлгән
Балалар һәм яшүсмерләр арасында алкогольдән агулану очраклары арта бара
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы елның 11 ае эчендә республиканың 39 муниципаль берәмлегендә 296 кеше исерткеч эчемлекләр кулланудан агуланып вафат булган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хәбәр итте.
“Агуланулар дәрәҗәсе шактый югары булып кала. Быел алкогольдән агулануның 1429 очрагы теркәлгән, бу 100 мең кешегә 37,4 нисбәтендә. Узган ел белән чагыштырганда, быел хәмер кулланып агуланучыларның 3,5 процентка кимүе күзәтелә, былтыр барлыгы 1480 факт теркәлгән”, - дип белдерде И. Марченко. Аның әйтүенчә, быел агуланулар аеруча Менделеевск (75), Чистай (69), Баулы (27), Яшел Үзән (82), Мамадыш (19), Югары Ослан (10) районнарында күп булган. Түбән Кама шәһәрендә 114, Казанда 566 агулану факты теркәлгән.
Игорь Марченко әйтүенчә, балалар һәм яшүсмерләр арасында алкогольдән агулану очраклары арта бара. Быел 14 яшькә кадәрге балалар арасында шундый 38 очрак теркәлгән, бу, узган елның 11 ае белән чагыштырганда, 13 кә артык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз