Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда алкоголь базарын җайга салу буенча киңәшмә узды
Татарстан Президенты уздырган киңәшмәдә Россия финанс министры Антон Силуанов катнашты.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада алкоголь базарын җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чарада Россия финанс министры Антон Силуанов, Россия Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты директоры Алексей Сазанов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Киңәшмә барышында алкоголь базары өлкәсендә хокук бозулар өчен җәзаларны ныгыту буенча төрле тәкъдимнәр яңгырады. Игорь Марченко билгеләп үткәнчә, ел башыннан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә 2,6 мең хокук бозу ачыкланган. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе лицензияләрсез алкоголь саткан өчен җәзаны катгыйлаштырырга тәкъдим итте: акчалата штрафлар физик затлар өчен 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр һәм шәхси эшкуарлар өчен 65 меңнән 100 мең сумга кадәр җиткерергә. Бүген алар 2-2,5 мең һәм 4-5 мең сумны тәшкил итә. Шулай ук Игорь Марченко алкоголь продукциясенең һәм икеләтә билгеләнештәге спиртлы сыеклыкларның легаль булмаган әйләнеше проблемасын да күтәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар республиканың кешесе аз булган торак пунктларын алкоголь продукциясе белән тәэмин итү мәсьәләсен дә карады.
Игорь Марченко Россия Финанс министрлыгы җитәкчелегенә алкоголь продукциясен читкә чыгып сатуны хәл итү буенча республика инициативасын хәл итүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз