Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда алимент түләмәүченең гомуми портретын билгеләгәннәр
Бүгенге көндә 20 мең татарстанлының алимент буенча бурычлары бар.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта журналистларга хәбәр иткәнчә, Татарстанда алиментлар түләү-түләмәү мәсьәләсендә иң еш бурычлылар булып 30-42 яшьлек ир-атлар тора.
“Классик” алимент түләмәүче, кагыйдә буларак, 30-42 яшьлек ир-ат. Республикада андый – алимент түләмәүче – 11 меңнән артык кеше бар. Алимент түләүләрен түләтү турында башкарма производстволарның күп өлеше әлеге категориягә карата кузгатылган”, - диелә хәбәрдә.
Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе алимент түләмәүчеләр, кагыйдә буларак, асоциаль яшәү рәвеше алып баручы затлар булуын билгеләп үтә.
Алимент түләмәүче хатын-кызларга карата 2,5 мең башкарма производство кузгатылган. Алар арасында шулай ук 30-42 яшьлекләр өстенлек итә.
Бүгенге көндә 20 мең татарстанлының алимент буенча бурычлары бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз