Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда алимент буенча ярты миллион сум бурычы җыелган ир-атка җинаять эше кузгатылган
Республиканың Арча районында яшәүче 36 яшьлек ир-ат дүрт елдан артык улына алимент түләмәгән.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда алимент буенча ярты миллион сумнан артык бурычы җыелган ир-атка җинаять эше кузгатылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Республиканың Арча районында яшәүче 36 яшьлек ир-ат балигъ булмаган улына алимент түләргә тиешлеге ачыкланган. Әмма ир-ат 2014 елның июненнән 2019 елның гыйнварына кадәр алимент түләүдән, балага матди ярдәм күрсәтүдән баш тарткан», – дип ачыклык кертте Руслан Галиев.
Узган ел ир-атны шул ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка җәлеп иткән булганнар, әмма ул балага ярдәм итмәгән. Нәтиҗәдә ата кешенең алимент буенча 580 мең сум бурычы җыелган.
Ир-атка карата җитди сәбәпләрсез алимент түләүдән баш тарткан өчен җинаять эше кузгатылган. Арча районы прокуратурасы тикшерү барышын контрольдә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз