news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алимент буенча бурычлары булган 2,5 меңгә якын хатын-кыз исәпләнә

Алимент түләүдән качып йөргән ваемсыз аналарның 36 процентының гына рәсми кереме бар дип санала.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда алиментлары буенча бурычлары булган хатын-кызларга карата 2487 башкарма производство исәптә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский хәбәр итте.

Алимент түләүдән качып йөргән ваемсыз аналарның 36 процентының гына рәсми кереме бар дип санала. Кагыйдә буларак, алимент түләмәүчеләр – тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар һәм ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Балалары каршында әҗәтле хатын-кызлар, нигездә, 30-42 яшьтә.

Игорь Безуевский 30-42 яшьлек 11 мең бурычлы ир-ат исәпләнүен әйтте. Алимент түләттерү буенча башкарма эшләрнең күпчелеге шул категориягә карата. 42-54 яшьтәге бурычлыларга карата 3936 эш кузгатылган. 18-30 яшьтәге яшь әтиләргә карата 2414 эш ачылган. 54-66 яшьтәге ир-атларга карата 376 производство теркәлгән. 66 яшьтән узган бурычлы гражданнар нибары 13 кеше генә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100