news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Алексеевск – Югары Колок юлы хәрәкәт өчен ябыла

Биредә юлның ел ахырына кадәр ябылып торуы Актай елгасы аша салынган күперне төзекләндерү белән бәйле.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның Алексеевск районында 31 декабрьгә кадәр Алексеевск – Югары Колок юлы транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры хәбәр итә.

Юлның вакытлыча ябылып торуы Актай елгасы аша салынган күперне төзекләндерү белән бәйле.

Машина йөртүчеләргә әйләнеп узу өчен Алексеевск – Югары Колок - Базяк – Тукай һәм Базарлы Матак – Болгар юллары тәкъдим ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot