news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәм итүгә 550 миллион сум юнәлтеләчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елга «Алдынгы инженерлык мәктәпләренең үсеш программаларына ярдәм итү» грантын гамәлгә куйды. Бу хакта указ республиканың хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урнаштырылган.

Документ нигезендә, грант түләүләренә бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләме 550 миллион сум тәшкил итәчәк.

2026 елда ярдәмне А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – Казан авиация институты һәм «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты алачак.

Грант «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Лидерлар буыны өчен университетлар» федераль проекты кысаларында Татарстанның әйдәп баручы югары белем бирү оешмалары базасында төзелгән алдынгы инженерлык мәктәпләренең үсеш программаларына ярдәм итүгә юнәлтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot