Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда алданган өлешчеләрнең 80 проценты якын арада фатирлы булыр дип көтелә
Казанда алданган өлешчеләр өчен 7 йорт төзелешенә быел 9 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шуның өчтән бере республика бюджетыннан күчерелгән.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республикадагы 1971 алданган өлешченең 80 проценты быел өченче квартал азагына фатир алачак.
Татарстанда өлешләп төзелештә катнашучыларга ярдәм фондының башкаручы директоры Иван Новиков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә «икенче дулкын»ның проблемалы объектлары файдалануга тапшырылачагын әйтте.
Казанда алданган өлешчеләр өчен 7 йорт төзелешенә быел 9 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шуның өчтән бере республика бюджетыннан күчерелгән. Өй йортны киләсе елга куллануга тапшыру ниятләнә. Аларда 500ләп алданган өлешче исәпләнә.
Иван Новиков алданган өлешчеләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә булуын искәртте. Бу нисбәттән, федераль һәм төбәк программалары бар.
Федераль программа буенча финанслау федераль һәм республика казналарыннан. Татарстан өлеше 42 процент тәшкил итә, бу илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе санала. Икенче программа бары тик республика бюджетыннан финанслауны күздә тота.
2017-2020 елларда төбәк программасы буенча гомуми мәйданы 240 мең кв.метр булган 28 торак йорт төзелгән. 3207 алданган өлешче тораклы булган. «2021 елга максат — 2350 алданган өлешче өчен 9 йортны кулланышка кертү. Төзелеш бу кварталда төгәлләнергә тиеш», — диде Иван Новиков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз