news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алданган өлешчеләргә ярдәм итү фондына 100 млн сум бүлеп бирәләр

Акча өлешчеләрнең таләп итү хокукын сатып алу өчен сарыф ителәчәк.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстанда намуссыз төзүчеләрдән зыян күрүче алданган өлешчеләргә ярдәм итү фондына 100 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карар кабул иткән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.

“Өлешчеләрдән таләп хокукы сатып алырга мөмкин. 218нче Федераль закон кысаларында, сумма килешү төзегән вакытта торакның квадрат метры бәясеннән исәпләнәчәк”, – диде ул.

  • Төзелеш өчен, фондка 15 җир кишәрлеге биреләчәк дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100