news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алдан сайлау кампаниясенең беренче көнендә 3,4 мең кеше тавыш биргән

95 мең егет һәм кыз быел сайлауларга беренче тапкыр бара

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә ТР Дәүләт Советы депутатларын алдан сайлаулар башланды. Сайлауларның беренче көне сайлаучыларның актив булуын күрсәткән.

Казанда алдан сайлау мөмкинлегеннән 413 кеше файдаланган, бу башкалабыздагы сайлаучыларның 0,045 проценты дигән сүз. “Алдан сайлаучыларның күбесе район һәм авыл җирлекләрендә яши. Алдан сайлау кампаниясенең беренче көнендә 1 генә сайлаучы килмәгән районнар да бар, бу − табигый хәл”, - дип аңлатты ТР ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова.

Республикада 672 сайлаучы ялга, 395е командировкага китү, 390ы иҗтимагый эшләрдә катнашу, 838е уку яки эш сменалары туры килмәү һәм 573е башка сәбәпләр аркасында, алдан сайларга теләкләре булуын белдергән.

ТР ҮСК секретаре Надежда Борисова сүзләренчә, сайлау участок комиссияләренә беренче көнне үк кешеләрнең бу кадәр күпләп килүенә сайлау комиссиясендә эшләүчеләр әзер булган. Ул моны сайлаучыларга мәгълүматның ММЧ аша аңлаешлы телдә җиткерелүе һәм халыкның закон буенча, үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итүе дип карый.

Татарстанда алдан сайлауның беренче көнендә барлыгы 3,4 мең кеше үз тавышын биргән. Алдагы еллардагы алдан сайлау тәҗрибәсеннән чыгып, быел 10 көн дәвам итүче алдан сайлау кампаниясендә катнашучыларның саны күпкә артыграк булыр дип көтелә.

ТР ҮСК секретаре ышандырганча, сайлау участокларында закон бозу яки аңлашылмаучанлыклар очраклары теркәлмәгән.

Быел Татарстанда 95 мең яшь кеше сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Аларны сайлауларга җәлеп итү өчен, чаралар уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100