news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алдагы ял көннәрендә дымлы һәм салкынча һава торышы саклана

Татарстанда алдагы ял көннәрендә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Аерым алганда, шимбә көнне, 28 гыйнварда, төнлә республикада һава температурасы -6..-11 (аязган вакытта -16 градуска кадәр), көндез исә -3..-8 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе көнне, 29 гыйнварда, температура фоны берникадәр түбәнәя. Төнге сәгатьләрдә температура -8..-13 (түбән урыннарда -17 градуска кадәр), көндез -5..-10 градус тәшкил итәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында, 30-31 гыйнварда, төбәктә урыны белән бераз кар явуы көтелә.

Дүшәмбе көнне һава температурасы төнлә -12..-17, көндез исә -5..-10 градус булачак. Сишәмбе көнне җылы атмосфера үтеп керү нәтиҗәсендә берникадәр җылыта: төнлә температура -6..-11, көндез -3..-8 градус тәшкил итәр дип көтелә.

«Татар-информ» агентлыгы иртәгә, 27 гыйнварда, Татарстанда буран, җепшек кар һәм бозлавык көтелүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100