news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алдагы тәүлектә яшенле яңгыр һәм томан көтелә

Һава торышы сишәмбе, 28 июльдә, иртәнге сәгать өчтән кичке сәгатьләргә кадәр начарлануы фаразлана.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда алдагы тәүлектә яшенле яңгыр һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава торышы сишәмбе, 28 июльдә, иртәнге сәгать өчтән кичке сәгатьләргә кадәр начарлануы фаразлана.

Төнлә һәм иртән республика территориясендә томан булуы ихтимал, кичен яшенле яңгыр көтелә, җил көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot