news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алдагы тәүлектә буран һәм көчле җил көтелә

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Татарстанда алдагы көннәрдә буран һәм көчле җил көтелә. Һава шартларының начарлануы турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтү таратты.

Һава шартларының бозылуы 26 мартта төнлә һәм көндез көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Күпчелек районнарда көндез юеш кар явачак. Минималь һава температурасы төнлә 4тән 9 градуска кадәр салкын, аязганда 14 градуска кадәр салкын торачак.

Максималь температура районнарда көндез -2дән +3 градуска кадәр булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot