news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алдагы көннәрдә температура нормадан 6-7 градуска югары булачак

Татарстанда алдагы көннәрдә температура нормадан 6-7 градуска югары булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда ноябрь ахырына кадәр җылы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак. Якын көннәрдә һава температурасы климат нормасыннан 6-7 градуска югарырак булачак, дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометеорология үзәгендә.

Төбәктәге һава торышын атлантик циклон билгели. Хәзер республикада яңгырлар, урыны белән кар һәм җепшек кар ява. Кайбер районнарда көчле җил һәм бозлавык күзәтелә.

Җомга көнне, 20 ноябрьдә, төнлә яңгырлар, урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Көндез явым-төшем кимиячәк һәм аерым районнарда гына явачак. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә температура -1...+2 градус, көндез +1...+ 5 градус булачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.

Шимбә көнне, 21 ноябрьдә, болытлы булачак, урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Төнлә +1...+4 градус, көндез +3...+ 6 градус булачак.

Якшәмбе, 22 ноябрьдә, яңгырлар дәвам итәчәк. Көндез көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә +1...+4 градус, көндез +3...+ 7 градус булыр дип көтелә.

Киләсе атна башында, 23 һәм 24 ноябрьдә, урыны белән явым-төшемнәр, шул исәптән катнаш характердагы җылы һава торышы сакланачак. Көндез термометр баганалары 0 дән +3 градуска кадәр күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot