news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алдагы көннәрдә урыны белән яшенле яңгырлар көтелә

Республикада 31 июльдә җилнең көчәюе фаразлана.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстанда алдагы көннәрдә урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология идарәсе хәбәр итә.

Республикада 31 июльдә җилнең көчәюе фаразлана. Көчәйгәндә җилнең урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитүе ихтимал. Төнлә +11..+16, көндез максималь һава температурасы +20..+25 градус булачак.

1 августта көндез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле, урыны белән яшенле яңгыр фаразлана. Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә.

2 августта шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән талгын җил, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Минималь һава температурасы төнлә + 11..+16, максималь һава температурасы көндез +20..+25 градус фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot