news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алдагы ике көндә температура +17 градуска кадәр күтәреләчәк

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә, 11 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +12..+17 градуска кадәр күтәреләчәк.

12 апрельдә дә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы -1..+4, көндез исә +10..+15 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot