news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Албаба - Казан шәһәр яны поездының графигы үзгәрәчәк

Поезд Казанга биш минутка соңрак киләчәк.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Албаба – Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Бу турыда «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясендә хәбәр иттеләр.

Поезд Албаба станциясеннән 6.30 сәгатьтә китә һәм Яңа Аракчино станциясенә кадәр гамәлдәге расписание буенча хәрәкәт итә. Үзгәрешләр тукталышларга да кагыла. Поезд Казанга биш минутка соңрак – 8.30 сәгатьтә киләчәк.

6362 нче номерлы поездның расписаниесе, Горький тимер юлының Велетма – Родяково арасында ремонт эшләре бару сәбәпле, үзгәртелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100