news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ак барс үрчетү буенча төбәкара үзәк төзеләчәк

Экологлар киләсе 10-20 ел эчендә Россия территориясеннән ак барслар юкка чыгарга мөмкин, дип саный.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында төбәкара ак барсларны үрчетү, тернәкләндерү һәм реинтродукцияләү үзәге булдыру сораулары буенча сөйләшү булган. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев проект турында сөйләшү өчен “Тыюлыклы дәүләт” милли фондының башкарма директоры Ирина Санникова, Саяно-Шушенск тыюлыгы җитәкчесе Геннадий Киселев, Сочи милли паркының штаттан тыш хезмәткәре Виктор Лукарецкий белән очрашкан.

“Татарстан табигать ресурсларына бай, күп сулы төбәк. Бездә саклана торган территорияләр күп”, - дип белдерде ул. Шулай ук ул республиканың  Идел-Кама тыюлыгында Кызыл китапка кертелгән ак койрыклы су бөркетен үрчетү һәм саклау өлкәсендә уңай тәрҗрибәсе барлыгын да искәртте. 

Хәзерге вакытта алдынгы белгечләрнең ак барсларны саклау һәм үрчетү өлкәсендәге тәҗрибәләре өйрәнелә, дип хәбәр иткән министр. Очрашу уңаеннан бу хайваннарны саклап калу әһәмияте искә алынган. Чөнки бу эш тормышка ашырылмаса, 10-20 елда ак барслар Россия территориясеннән юкка чыгарга мөмкин.

Моннан тыш, очрашуда Татарстанда халыкара стандартларга туры килә торган питомниклар ясау турында да сүз алып барылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot