Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җәйнең беренче көнендә яңгыр, яшен һәм +22 градуска кадәр җылы була
Дүшәмбе, 1 июньдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгыр яварга, урыны белән яшен булырга мөмкин. Аерым районнарда томан төшү ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 6-11 метр булачак. Кайбер урыннарда җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә температура +4.. +9 градус булды. Көндез һава +17.. +22 градуска кадәр җылыначак.
Казанда көндез +19..+21 градус җылы булачак, дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз