Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җәйге лагерьләрнең 80 процентында санитария тәлапләре бозылган
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре республиканың 1193 җәйге сәламәтләндерү лагерен тикшергән. 951 учреждениедә санитария законнарын бозу очраклары ачыкланган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Тәлапләрне бозу очракларының күбесен тикшерү барышында урында ук төзәткәннәр. Башка бозуларга карата төзәтү турында боерык кәгазе бирелгән. Хокук бозуларга юл куйган вазифаи һәм юридик затлар административ җаваплылыкка тартылган.
Роспотребнадзор тикшерү үткәрү өчен 1,5 меңнән артык су, азык-төлек продукты һәм әзер ризык үрнәген алган. 79,236 килограмм сыйфатсыз продукция сатудан алынган.
Республиканың балалар лагерьләрендә күпләп агулану һәм инфекция йоктыру очраклары теркәлмәгән, дип ассызыкладылар ведомствода.
Җәйнең беренче аенда лагерьләрдә 68 меңнән артык бала ял иткән. Бүгенге көндә Татарстанда 14 көндезге, 111 шәһәр читендәге һәм 21 палаткалы лагерь эшли. Аларда 21 мең бала ял итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз