Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җәйге лагерьләр эше өчен 8 меңнән артык әйдаман кирәк
Татарстанда 2025 елгы җәйге сәламәтләндерү сезонына әзерлек барышында 3,1 мең әйдаман өчен укыту оештырылган. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков хәбәр итте.
«Республикада педагогик һәм тренерлар составына 8 меңнән артык әйдаман кирәк. Әйдаман мәҗбүри рәвештә 146 сәгатьлек уку узарга тиеш. Республикада барлыгы 26 мәктәп эшли», - дип сөйләде ул.
«Әйдәманнар мәктәбе» Казан һәм Арча педагогика көллиятләре базасында, шулай ук Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә оештырылган. Бу эшкә «Ял» шәһәр үзәге, «Черноморец», «Костёр», «Сәләт» үзәкләре һәм башка оешмалар кушылды. Дәресләр май азагына кадәр тәмамланачак.
Балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү оештыру – татарстанлыларга социаль ярдәм күрсәтүнең мөһим коралы. Бу өлкәне үстерү өчен республикада 2019 елда балалар һәм яшьләр өчен лагерьләрне капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы эшли башлады. Программаны финанслауның гомуми күләме 7,5 миллиард сум тәшкил итте.
2022 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел әйләнәсе эшли торган лагерьләр төзү бурычын куйды. Мондый оешмалар балаларны елына 365 көн даими нигездә кабул итә ала.
«Без балаларны яхшы, сыйфатлы һәм имин ял белән тәэмин итәргә тиеш», - диде Миңнеханов.
2025 елда Татарстанда сигез балалар лагерен ремонтлау өчен 490 миллион сум акча бүлеп бирелде. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару, җиһазлар урнаштыру һәм монтажлау, бина эчендә урнаштыру өчен җиһазлар һәм инвентарь сатып алу, территорияләрне төзекләндерү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз