news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстанда җәй» системасына 1859 чара кертелгән

«Татарстанда җәй» системасына 1859 чара кертелгән
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Республикада бүгенге көндә «Татарстанда җәй» проекты системасына 1859 чара кертелгән. Аларның 564е бүген азакка кадәр әзерләп бетерү этабында. Бу хакта «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта докладчы Чирмешән районы һәм Казан шәһәре әлегә проектка таләп ителгән минималь чаралар санын кертеп бетермәгәнлеген билгеләп үтте. «Район башлыкларыннан бу мәсьәләне шәхси контрольга алуларын сорыйм», – дип басым ясады Петрова.

Аның сүзләренә караганда, бердәм чаралар афишасын булдыру һәм инициативаны таныту өчен 60 төп җәмәгать киңлеген брендлаштыру бурычы куелган. Бүгенге көндә 40 муниципаль берәмлектә 48 мәйданчык брендлаштырылган.

«Баулы, Буа, Зәй һәм Теләче районнары актив катнашты һәм яхшы проектлар тәкъдим итте», – дип билгеләп үтте Татарстан шәһәрләрен үстерү институты вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot