Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Әлмәттә иң матур түр бакчаны сайлаячаклар
Әлмәттә «Татарстанда җәй» республика проектына багышланган «Иң яхшы түр бакча» конкурсы башланды. Бу инициативаны район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова да хуплады, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Бәйгенең төп максаты – үз көчләре белән ишегалды территорияләрен тәртипкә китергән һәм яшел почмаклар булдырган күп фатирлы йортларда яшәүче иң инициативалы һәм креатив кешеләрне билгеләп үтү.
Конкурста теләгән һәркем катнаша ала, гаризаларны 3 июльдән 31 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин. Август аенда жюри җиңүчеләрне билгеләячәк, аларны 3-10 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр көтә. Бәйгедә катнашучылар бу акчаны түр бакчаларын алга таба яшелләндерү һәм бизәүгә юнәлтә алачак.
Ярыш өч номинациядә узачак: «Иң яхшы чәчәк бакчасы» – чәчәкләрдән гармонияле һәм матур композиция өчен; «Әкияттә кунакта» – әкият сюжетлары элементлары кергән үзенчәлекле дизайнерлык алымнары өчен; «Тылсымлы бакча» – ишегалдын гадәти булмаган рәвештә бизәгән өчен.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны 31 июльгә кадәр leto.tatarstan.almet@mail.ru электрон почтасына җибәрергә, идарәче компания аша яки «Үсеш департаменты» муниципаль автоном учреждениесенә мөрәҗәгать итеп шәхсән тапшырырга мөмкин.
- 1 июньдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» проектына рәсми рәвештә старт бирде, ул республика шәһәрләре һәм районнарының барлык төп мәдәни һәм спорт вакыйгаларын берләштерә. Проект платформасында инде 300дән артык чара тәкъдим ителгән, аларның саны көн саен арта бара.
- Афишада концертлар, күнекмәләр, турнирлар, лекцияләр, велосипедта йөрүләр һәм башка активлыклар тәкъдим ителгән, алар арасында һәркем үткәрү датасы һәм урыны буенча үзен кызыксындырганын таба ала. Барлык чаралар да саф һавада, шул исәптән республика җитәкчелеге инициативасы белән яңартылган парклар һәм иҗтимагый урыннарында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз