news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстанда җәй» платформасында республикада нинди чаралар узганын белергә мөмкин

«Татарстанда җәй» платформасында республиканың шәһәр-бистәләрендә нинди чаралар узганын белергә мөмкин булачак. Шәһәрләр үсеше институты директоры Наилә Зиннәтуллина бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

«Чаралар төрле форматта уза – 10ар мең кеше җыя торган зур концертлар да, кинолар да күрсәтеләчәк, ярминкәләр дә оештырыла. Кечкенә балалар өчен дә, тулы бер шәһәрләрне берләштергән вакыйгалар да көтелә», – диде.

«Татарстанда җәй» платформасында чара оештырырга теләгән һәркем үзенең вакыйгасын кертә ала. Моның өчен вакыйгага кадәр кимендә җиде көн алдан сайтта кире элемтә формасын тутыру кирәк. Чараның парк, сквер, йорт ишегалды кебек ачык һавада узуы шарт. Хәзерге вакытта сайтта афишада 45 районда 247 чара турында мәгълүмат күрергә мөмкин.

Наилә Зиннәтуллина «Күрше Фест» бәйгесе турында да әйтте. Ул ишегалларында төрле бәйрәмнәр үткәрүне күздә тота. Чаралар өчен финанслау бүлеп биреләчәк. Катнашырга теләүчеләрдән «Татарстанда җәй» программасы сайтында 15нче июньгә кадәр заявкалар кабул ителә. Оештыручылар әйтүенчә, мастер-класслар да, спорт ярышлары, төрле гаилә бәйгеләре дә үткәрергә мөмкин. Наилә Зиннәтуллина заявкалар инде шактый кабул ителгәнен, 30нчы июньгә нәтиҗәләр чыгарылачагын әйтте. Җиңүчеләрне 1нче июльдә игълан итәчәкләр.

Тулырак leto2025.tatar сайтына кереп танышырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot