news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстанда җәй» һәм «Күрше Фест»: 1 июньдә Казан Кремлендә балалар фестивале була

«Күрше. Мирас» проектында катнашучылар үз проектларын тормышка ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр акча ала алачак.

«Татарстанда җәй» һәм «Күрше Фест»: 1 июньдә Казан Кремлендә балалар фестивале була
Быел «Татарстанда җәй» дигән зур программа гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында балалар өчен бик күп чаралар көтелә.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Җәйнең беренче көнендә Казан Кремлендә нинди чаралар булачак, «Татарстанда җәй» программасында ничек катнашырга һәм балаларны җәй айларында нәрсәләрдән сакларга? Бу хакта республика Хөкүмәт Йортында брифингта сөйләштеләр. Тулырак – «Татар-информ» материалында.

«Күрше Фест» программасында катнашу өчен гаризалар май азагына кадәр кабул ителә

Брифинг 1 июньдә билгеләп үтелә торган Балаларны яклау көне алдыннан уздырылды. Балаларны яклау мәсьәләсенә ел дәвамында игътибар итәргә кирәк, бу бәйрәм бу хакта тагын бер кат искәртә генә, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

«Татарстанда ел буена балаларның сәламәтлеген һәм ялын оештыру чаралары уздырылып тора», – диде ул.

Быел «Татарстанда җәй» дигән зур программа гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында балалар өчен бик күп чаралар көтелә.

«Күрше Фест» фестиваленең җәйге сезоны да масштаблы булырга тиеш. Гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителә. Проект ярдәмендә үз идеяңне тормышка ашыру өчен акчалата ярдәм алырга мөмкин, дип хәбәр итте Ләйлә Фазлыева.

«Күрше Фест»та теләге булган һәркем катнаша ала. Без инициативалы кешеләрне, иҗади командаларны һәм балалар проектларын көтәбез. Проектларны зур шәһәрләрдә дә, авыл җирлекләрендә дә тормышка ашырырга мөмкин», – дип аңлатты ул.

Быел фестивальдә «Күрше. Мирас» дип аталган яңа юнәлеш барлыкка килде. Ул 12 юнәлештәге (архитектура, мәдәни мирас, дизайн, IТ-технология, нәшрият эше, рәсем сәнгате, музыка, җыр башкару һәм театр сәнгате, гастрономия, һөнәрчелек, фото һәм анимация) матди һәм матди булмаган мирасны саклауга бәйле иҗади индустрия чараларын күздә тота. Мондый проектны тормышка ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Ләйлә Фазлыева: «Күрше Фест»та теләге булган һәркем катнаша ала. Без инициативалы кешеләрне, иҗади командаларны һәм балалар проектларын көтәбез»

Фото: prav.tatarstan.ru

«1 июньдә Казан Кремле балачак шәһәрчегенә әйләнәчәк»

Балаларны яклау көнендә, 1 июньдә, Казан Кремлендә балалар фестивале узачак. Чараны «Алдынгылар хәрәкәте» оештырачак, дип сөйләде Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

«Фестивальдә 10 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Казан Кремле территориясе тулысынча балачак шәһәрчегенә әйләнәчәк. Балалар җәйнең беренче көнен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә алсын өчен бик күп төрле чаралар планлаштырылган», – диде ул.

Иртәнге 10:00 сәгатьтән төп сәхнә эшли башлаячак. Анда артистлар, ди-джейлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Кремльнең Гавәми урыннары ишегалдындагы күл тирәсендә спорт мәйданчыклары белән интерактив зона оештырылачак. Балалар өчен кызыклы мастер-класслар үткәреләчәк. Бәйрәм кичке дискотека белән тәмамланачак.

Тимур Сөләйманов: «Казан Кремле территориясе тулысынча балачак шәһәрчегенә әйләнәчәк. Балалар җәйнең беренче көнен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә алсын өчен бик күп төрле чаралар планлаштырылган»

Фото: prav.tatarstan.ru

Фазлыева ата-аналарны җәйге ялларны оештырганда балаларның иминлеген тәэмин итәргә чакырды

Җәй балалар өчен күңелле вакыт кына түгел, саклык таләп итә торган куркыныч чор да. Ләйлә Фазлыева балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенә җитди карарга кирәк, дип искәртте.

«Ата-аналарны балаларын су транспортына якын китермәскә, ачык тәрәзәләр белән сак булырга чакырам. Балаларны саклагыз», – диде Фазлыева.

Моннан тыш, ул җәмәгать транспортына тагылып йөрүче яшүсмерләр проблемасына да тукталды. Спикер балаларны сәламәтлекләрен куркыныч астына куймаска өндәде.

«Ял вакытында балаларның иминлеген тәэмин итүегезне сорыйбыз. Учак якканда, су коенганда, юлларда бик игътибарлы булырга кирәк», – дип йомгаклады ул сүзен.

Светлана Захарова: «Балаларга кагылучы барлык сораулар буенча кайнар линия оештырабыз»

Фото: prav.tatarstan.ru

Һәр җәй аеның беренче атнасында Татарстанда Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән кайнар линия эшләячәк

Һәр җәй аеның беренче атнасында Татарстанда Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән кайнар линия эшләячәк, дип хәбәр итте ТР балалар омбудсмены Светлана Захарова.

«Балаларга кагылучы барлык сораулар буенча кайнар линия оештырабыз. Моннан тыш, без балалар лагерьларын да карап чыгарга, анда ял иткән балаларның сорауларына җавап бирергә планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте ул.

Лагерьларда балалар медицина хезмәткәрләре белән дә очрашачак. Алар балаларга сәламәтлекне саклау турында сөйләячәк. Киләчәктә бу проект барлык районнарда гамәлгә ашырыла башлаячак, дип өстәде ул.

Җәйге каникуллар башланыр алдыннан Светлана Захарова Татарстанда «комендант сәгате» гамәлдә булу турында искәртте. Балигъ булмаган балаларга төнге 23:00 сәгатьтән иртәнге 06:00 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында зурлардан башка йөрү тыела.

Арсений Кәримов, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot