Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда җәй буена җиләк-җимеш һәм яшелчәләр бәясе берничә тапкыр арзанайган
15-22 августта Татарстанда кайбер җиләк-җимеш һәм яшелчәләр арзанайды. Гомумән, җәй башыннан кайберләренең бәяләре 2-3 тапкыр төшкән.
Шулай итеп, агымдагы елның җәй башында килограммы 63 сум торган кәбестәнең бәясе, хәзер өч тапкыр түбән – 21 сум. Җәй буенча помидор (162 сумнан 78 сумга кадәр) һәм бәрәңге (64 сумнан 32 сумга кадәр) якынча ике тапкыр арзанайды. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә.
Җәй буена банан белән кыярның бәясе якынча 1,5 тапкыр арзанайган. Бананның бәясе 114 сумнан 76 сумга кадәр төшкән, ә кыяр – 104 сумнан 56 сумга кадәр. Моннан тыш, чөгендер (70 сумнан 34 сумга кадәр) һәм кишер (67 сумнан 38 сумга кадәр) бәясе ике тапкыр кимегән. Җәй буена суган һәм алма бәясе артык үзгәрмәгән. Элек 1 кг суган өчен 125 сум түләргә кирәк булса, хәзер – 108 сум, ә алманың килограммы 53 сум торса, хәзер 43 сум булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз