news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җәй башыннан бирле беренче тапкыр бензин бәяләре күтәрелде

Агымдагы елның 8 августыннан 15 августына кадәр АИ-92 һәм АИ-98 маркалы бензин беренче тапкыр кыйммәтләнде.

Татарстанстат мәгълүматы буенча, күрсәтелгән чорда АИ-92 маркалы бензинның литры 3 тиенгә арткан - 45,91 сумнан 45,94 сумга кадәр җиткән, ә АИ-98 бәясе берьюлы 32 тиенгә арткан - бер литрының бәясе 59,61 сум булган.

Моннан тыш, дизель ягулыгының литры 16 тиенгә кыйммәтләнде. Хәзер аның уртача бәясе республика буенча 52,41 сум тәшкил итә.

АИ-95 маркалы бензинының бәясе элеккеге дәрәҗәдә калган, бер литр ягулык өчен 49,32 сум түләргә кирәк.

Билгеләп үтәргә кирәк, экспертлар шул ук вакытта бензинга бәяләрнең тиздән төшүен фаразлый. Алар аны илдәге санкцияләр аркасында тышкы базарларга ягулык китерү кыенлыгы булу сәбәпле, аның кирәгеннән артык запасы барлыкка килүе белән аңлата.

news_right_1
news_right_2
news_bot