news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда АИ-98 маркалы бензин сизелерлек кыйммәтләнде

Татарстанда АИ-98 маркалы бензин сизелерлек кыйммәтләнде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Агымдагы елның 15-22 апрелендә Татарстанда барлык маркалардагы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.

Барыннан да элек, АИ-98 маркалы бензинның (1,36 процентка) бәясе артты, хәзер аның литры 67,82 сум (моңа кадәр 66,91 сум иде) тора.

АИ-92 маркалы бензин – 0,36 процентка (литры 49,33 сумнан 49,51 сумга кадәр), АИ-95 бензины 0,33 процентка (литры 53,17 сумнан 53,35 сумга кадәр) кыйммәтләнде.

Дизель ягулыгы исә нибары 0,09 процентка артты, хәзер аның литры 59,80 сум (моңа кадәр 59,85 сум иде) тора.

1 марттан Россиядә бензинны экспортлау янә тыелды, ул узган елның 17 ноябреннән гамәлдән чыгарылган иде. Чикләүләр 31 августка кадәр үз көчендә калачак. РФ вице-премьеры Александр Новак ачыклык керткәнчә, әлеге чара нефть продуктларына ихтыяҗны (ул якын арада барлыкка килергә мөмкин) тигезләргә тиеш.

Искәртеп узабыз, Татарстанда март аенда инфляция бер елга күчереп исәпләгәндә 7,28 процентка кадәр акрынайды.

news_right_1
news_right_2
news_bot