news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде

Узган атнада, 6-13 майда, АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде.

Статистика буенча, хисап чорында АИ-98 бензины 5 тиенгә арткан, хәзер аның бер литры 59,2 сум тора. Бу вакытта дизель ягулыгы 22 тиенгә арткан һәм литры 52,3 сум булган. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә.

АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның бәясе узган атнада элеккечә калган, аларның литры 45,9 һәм 45,3 сум тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot