news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда АИ-95 бензины арзанаюын дәвам итә

Татарстанда АИ-95 бензины арзанаюын дәвам итә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Күптән түгел Федераль монополиягә каршы хезмәт кисәтүеннән соң АИ-95 маркалы бензин Татарстанда аз булса да арзанаюын дәвам итә. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

Республикада АИ-95 бер тиенгә арзанайды (0,01%), бәядә литры 56,37 дән 56,36 сумга кадәр кимеде. Алдагы атнада ул 13 тиенгә (0,24%) арзанайган.

Шул ук вакытта премиаль маркалы бензин (АИ-98 һәм югарырак) бәядә 54 тиенгә (0,70%) арткан, литр өчен 76,88 дән 77,42 сумга кадәр. Үз чиратында АИ-92 маркалы бензин 17 тиенгә (0,35%) кыйммәтләнде, литр өчен 51,72 дән 51,89 сумга кадәр.

Дизель ягулыгы 14 тиенгә кыйммәтләнде (0,23%), аның бәясе литры өчен 62,14 сумнан 62,28 сумга кадәр артты.

Нәтиҗәдә, Росстат мәгълүматларына караганда, октябрьнең икенче атнасында Татарстанда бензинның уртача бәясе литры өчен 54,09 сумнан 54,19 сумга кадәр арткан. Тулаем ил буенча ул литры өчен 58,81 сумнан 58,87 сумга кадәр арткан (РФдә дизель литры өчен 67,03 сумнан 67,09 сумга кадәр кыйммәтләнгән).

Элегрәк Федераль монополиягә каршы хезмәт «Сургутнефтегаз» һәм «Татнефть» АЗСларында сатыла торган бензин һәм дизель ягулыгына бәяләрне контрольдә тотуны көчәйтергә вәгъдә иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot