news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда АИ-92 һәм АИ-98 бензинына бәяләр артты

Татарстанда АИ-92 һәм АИ-98 бензинына бәяләр артты
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда бер атна эчендә, 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр, АИ-92 һәм АИ-98 маркалы бензинның уртача бәяләре сизелерлек артты. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә.

Аерым алганда, АИ-92 күрсәтелгән чорда 64 тиенгә кыйммәтләнде – литры 68,37 дән 69,01 сумга кадәр. Сентябрьнең беренче атнасында ул 26 тиенгә генә арткан.

Үз чиратында премиаль маркалы бензин бәясе (АИ-98 һәм югарырак) 1 сум 18 тиенгә арткан – литры өчен 98,07 дән 99,25 сумга кадәр. Сентябрь башында аның бәясе үзгәрешсез кала.

Шуның белән бергә узган атнада АИ-95 бензинының уртача бәясе үзгәрмәгән – ул элеккечә 73,83 сум тора. Сентябрьнең беренче атнасында ул ике тиенгә кыйммәтләнде.

Дизель ягулыгының уртача бәясе дә үзгәрешсез калды – 80,98 сум. Ай башында аның бәясе 17 тиенгә арткан.

Узган атнада Татарстанда ягулыкка бәяләр Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булып калды. Гомумән алганда, Идел буе федераль округы төбәкләре буенча автомобиль бензинының литры 75,65 сум, АИ-92 – 72,14 сум, АИ-95 – 78,30 сум, АИ-98 һәм аннан да югарырак – 101,43 сум, ә дизель ягулыгы – 82,09 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot