news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин ике сумга диярлек кыйммәтләнгән

Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин ике сумга диярлек кыйммәтләнгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда бер атна эчендә, 13 июльдән 20 июльгә кадәр, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәясе ике сумга диярлек арткан. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә.

Аерым алганда, АИ – 92 күрсәтелгән чорда 1 сум 88 тиенгә кыйммәтләнгән – литры 68,11 дән 69,99 сумга кадәр. Үз чиратында, АИ-95 1 сум 28 тиенгә арткан – литры 73,85 тән 75,13 сумга кадәр.

Шуның белән бергә премиаль маркалы бензин бәясе (АИ-98 һәм югарырак) бары тик биш тиенгә генә арткан – литр өчен 98,40 тан 98,45 сумга кадәр. Бер атна алдан ул берьюлы 4,53 сумга кыйммәтләнгән.

Дизель ягулыгы җиде тиенгә кыйммәтләнде, бәясе литр өчен 81,65 сумнан 81,72 сумга кадәр артты.

Татарстанда автомобиль бензинының уртача бәясе 1 сум 57 тиенгә арткан – литры 71,34 тән 72,91 сумга кадәр.

Шул ук вакытта узган атнада Татарстанда ягулыкка бәяләр Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булып калды. Гомумән алганда, Идел буе федераль округы төбәкләре буенча автомобиль бензинының литры 74,27 сум, АИ-92 – 70,96 сум, АИ-95 – 76,77 сум, АИ-98 һәм аннан да югарырак – 98,93 сум, ә дизель ягулыгы – 83,79 сум.

Ил буенча бензин күрсәтелгән вакыт эчендә 1,7 процентка кыйммәтләнде, литр өчен 75,84 тән 77,31 сумга кадәр. Дизель ягулыгы бәясе 1,9 процентка арткан, литр өчен 91,21 дән 93,54 сумга кадәр. Шул рәвешле, Россиядә мотор ягулыгына бәяләр үсеше узган атнада акрынайды, ләкин шактый сизелерлек булып калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot