Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләре кыйммәтләнгән
Татарстанда бер атна эчендә, 10 августтан 17 августка кадәр, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәясе артты. Шул ук вакытта АИ-98 һәм дизель ягулыгы арзанайды. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.
АИ-92 маркалы бензинның уртача бәясе бер атна эчендә 3 тиенгә арткан һәм 67,84 сумга җиткән. АИ-95 сизелерлек кыйммәтләнгән – 37 тиенгә, литры 72,65 сумга кадәр.
АИ-98 маркалы бензинның уртача бәясе 38 тиенгә арзанайган. 17 августка Татарстанда мондый бензинның литры 98,68 сум торган.
Дизель ягулыгы да бераз арзанайган. Аның уртача бәясе 3 тиенгә төшкән һәм литры 80,23 сум тәшкил иткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз