Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләре арзанайды
Татарстанда узган атнада АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинга бәяләр сизелерлек кимеде, әмма АИ-98 маркалы бензин сизелерлек кыйммәтләнде һәм дизель ягулыгының да бәясе кабат арта башлады. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә.
Аерым алганда, 28 июльдән 3 августка кадәр АИ-92 маркалы бензин 1,17 сумга арзанайды – литры 70,02 дән 68,85 сумга кадәр. АИ-95 бәясе 1,74 сумга кимегән – литры өчен 75,17 дән 73,43 сумга кадәр.
Премиаль маркалы бензин бәясе (АИ-98 һәм югарырак) шул ук вакытта 92 тиенгә арткан – литры өчен 98,50 дән 99,42 сумга кадәр.
Дизель ягулыгы бәясе тугыз тиенгә кыйммәтләнде – литры өчен 80,47 дән 80,56 сумга кадәр.
Гомумән алганда, узган атнада Идел буе федераль округы буенча автомобиль ягулыгының литры 73,49 сум, АИ-92 – 70,24 сум, АИ-95 – 75,87 сум, АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалылар – 99,80 сум, ә дизель ягулыгы – 82,45 сум торган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз