news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда АИ-92, АИ-95 бензины һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде

Татарстанда АИ-92, АИ-95 бензины һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда 21-27 апрельдә ике маркалы бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр артты. Дизель барыннан да бигрәк кыйммәтләнде: аның бәясе 24 тиенгә артты – 72,93 тән 73,18 сумга кадәр, дип аңлашыла Росстат мәгълүматларыннан.

АИ-92 бензинының бәясе 8 тиенгә күтәрелгән һәм литры 62,46 сумга җиткән. АИ-95 бензины 14 тиенгә кыйммәтләнде – 66,36 сумга кадәр. Шул ук вакытта АИ-98 бензинының бәясе элеккеге дәрәҗәдә калды һәм литр өчен 89,86 сум тәшкил итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot