news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда АИ-8 маркалы бензин бер атна эчендә бер сумга диярлек кыйммәтләнгән

Татарстанда агымдагы елның 9-16 сентябрендә премиаль маркалардагы бензин кыйммәтләнүен дәвам иткән. Татарстанстат мәгълүматларында шулай диелә.

АИ-98 маркалы бензинның бәясе, 90 тиенгә (0,8 процентка) артып, литры 74,87 сумнан 75,77 сумга җиткән.

Шул ук вакытта, АИ-95 маркалы бензин 17 тиенгә (0,3 процентка) кыйммәтләнгән, хәзер аның литры 55,95 сум (55,78 сум иде) тора.

Шуның белән бергә, АИ-92 маркалы бензин һәм дизель ягулыгының бәясе бер атна эчендә үзгәрмәгән: алар 51,06 һәм 61,27 сум тора.

Август нәтиҗәләре буенча, Татарстанда АИ-92 маркалы бензин 2023 елның декабре белән чагыштырганда – 3,7 процентка, АИ-95 – 5,1 процентка, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензиннар – 12,3 процентка, дизель ягулыгы 2,4 процентка кыйммәтләнгән.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда еллык инфляциянең 8,95 процентка кадәр акрынаюы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100