news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда AH1N1 вирусы 537 кешене аяктан еккан

Бүгеннән башлап Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында грипп авыруы буенча оператив штабның даими утырышлары узачак

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүгеннән башлап Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында грипп авыруы буенча оператив штабның даими утырышлары узачак. Бүген узган беренче утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева грипп авыруы таралышы хакында соңгы мәгълүматлар китерде. Республика грипп, ОРВИ кебек йогышлы авырулар буенча эпидемия “бусага”сын 2,6 тапкырга узды. Сезонлы грипп белән авыручылар саны, узган атна белән чагыштырганда, 30 процентка артты һәм 47 мең белән исәпләнде. Стационарларда дәваланучы 1770 кешенең 183е AH1N1 вирусы китереп чыгара торган грипп белән авыруы мәгълүм. 44 кеше реанимация бүлегендә ята, шуларның 14енә ясалма үпкә вентиляциясе ясала. Руфина Голубева сүзләренә караганда, соңгы лаборатор тикшерүләр күрсәткәнчә, республикада яңа “дуңгыз гриппы” белән авыручылар саны 537гә менгән. Баулы, Минзәлә, Түбән Кама районнарында яңа грипп вирусыннан 3 кеше дөнья куйган. Сәбәбе – табибка соң мөрәҗәгать итү, хастаханәгә ятудан баш кагу. “11 ноябрьдән министрлык республикада грипп таралышы буенча көнлек оператив мониторинг уздыра башлады. Шунысы борчу тудыра: безгә мәгълүмат я соң килә, я саннар дөреслеге бездә шик тудыра. Мәгълүматны без Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгына җибәрәбез. Шуңа күрә мәгълүматның дөрес булуы шарт”, - дип мөрәҗәгать итте Руфина ханым муниципаль шәһәр һәм районнардагы сәламәтлек саклау өлкәсе җитәкчеләренә. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, районнардагы хастаханәләрдә ясалма үпкә вентиляциясе аппаратлары булса, грипп белән авыручыларга урыннарда да сыйфатлы ярдәм күрсәтеп була. Күп кенә районнарда андый аппаратлар бар.
Грипптан саклануның нәтиҗәле чарасы – вакцинацияләү дип, Руфина Голубева тагын бер кат искәрттеп үтте. Татарстанда вакцинацияләү эше 95 процентка үтәлде. Бүген бу эшне төгәллиячәкләр, диде ул.
Штаб утырышында Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлеге җитәкчесе Александр Ванюшин, баш пульмонологы Александр Визель һәм башка белгечләр чыгыш ясады. Алар авыру кешеләргә реанимациядә ярдәм күрсәтү, пневмония дигән авыруны дәвалау, республикада үткәрелә башлаган мониторинг, грипп авыруына анализларны лаборатор шартларда тикшерү үзенчәлекләре хакында сөйләде. Штаб утырышларын дүшәнбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә уздыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100