news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда агулы балтырган үләне иң күп үскән район билгеле булды

Татарстанда агулы балтырган үләне иң күп үскән район билгеле булды
Фото: © Владимир Васильев/ «Татар-информ»

Татарстанда Сосновский балтырганы үсә торган территорияләр саны арта бара. Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова хәбәр итте.

Тән тиресен пешерергә сәләтле бу агулы үсемлекнең иң зур үсентеләрен Биектау районында таптылар. Хәзер аларның мәйданы 745,3 га тәшкил итә. «Республика Татарстан» газетасы шул хакта яза.

Балтырган котырып үсүе буенча икенче урында Балтач районы (152,5 га) тора. Өченче урында Питрәч (111 га), ә аның артыннан Арча (63,3 га) һәм Әгерҗе (63,04 га) районнары. Узган ел Татарстанның 30 районында бу үсемлек 1,38 мең га мәйданны биләгән, ә 2023 елда 1,51 мең га.

Ул билгеләп үткәнчә, бу үсемлектән зыянны киметү өчен агротехник, механик һәм химик чаралар комплексы уздырыла. Даими чабу, сөрү, урынына кыяклы, кузаклы үләннәр чәчү нәтиҗәле чаралар булып тора. Белгеч сүзләренчә, балтырганның тамыры 3-7 см тирәнлектә урнашкан, шуңа күрә аңа каршы уңышлы көрәш өчен туфракны кимендә 10 см га кадәр эшкәртергә кирәк. Аны даими казып алырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100