news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда агросәнәгать предприятиеләренең 779 хезмәткәре Covid-19дан прививка алган

Татарстанда көн саен 150дән артык прививка ясау пункты эшли.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»).Татарстанда агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 779 хезмәткәре Covid-19 коронавирусыннан вакцина алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Агросәнәгать комплексының вакцинация узарга планлаштырган хезмәткәрләренең гомуми саны 2 553 кеше тәшкил итә», — дип хәбәр итә министрлык.

Татарстанда көн саен 150дән артык прививка ясау пункты эшли. Вакцинациягә РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы һәм ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, бердәм 122 номер буенча, Күп функцияле үзәктә һәм поликлиникаларның контакт телефоннары аша язылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100