news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда агросәнәгать комплексының Аналитик үзәге төзелде

Аналитик үзәк республика районнарында авыл хуҗалыгы җитештерүенең торышы турындагы мәгълүматларны туплау максатын тота.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда агросәнәгать комплексының Аналитик үзәге эшли башлады. Бу бүлекчә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге базасында төзелде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Аналитик үзәк республика районнарында авыл хуҗалыгы җитештерүенең торышы турындагы мәгълүматны анализлау, тармак үсеше резервларын фаразлау һәм ачыклау, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә һәм белгечләренә консультация ярдәме күрсәтү максатларын тота.

Үзәк эше авыл хуҗалыгы җитештерүе турындагы мәгълүматның объективлыгын арттырачак, нәтиҗәлерәк идарәчел карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, агросәнәгать оешмалары арасында үзара хезмәттәшлекне яхшыртачак һәм авыл хуҗалыгына алдынгы технологияләр кертүне тәэмин итәчәк дип көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100