news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда агросәнәгать комплексы өлкәсендә XIII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уза

Күргәзмә “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” дигән исем астында үтә

(Казан, 19 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). 28–30 октябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе” ААҖндә XIII Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсе узачак, аны кысаларында “Идел буе агросәнәгать форумы” да үтә. Форумда Идел буе федераль округының фермер һәм крестьян хуҗалыклары катнаша. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясеннән хәбәр иттеләр.
Форум барышында “Россия һәм Идел буе федераль округында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү” һәм “Идел буе федераль округында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының роле һәм әһәмияте” дип исемләнгән фәнни–гамәли конференцияләр үтәчәк. Күргәзмә кысаларында авылда кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүгә лизинг–грантлар тапшырылачак һәм гаилә сөт фермаларының сынау проектлары тәкъдим ителәчәк.
Оештыручылар фикеренчә, агросәнәгать форумын үткәрү агросәнәгать өлкәсендә хуҗалык итүнең кече формаларын алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк.
Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы продукциясен дә (ит, сөт, яшелчә, бәрәңге, бал, күркә ите, каклаган каз һәм куырма) сатып алырга мөмкин, аны сатып алучыларга Татарстан фермерлары тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100