Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда агросәнәгать комплексы өчен җитәкче кадрлар резервы формалаштырыла
Республика агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында анда эләгергә дәгъва белдерүчеләр өчен укулар оештырылган
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда агросәнәгать комплексы өчен җитәкче кадрлар резервы формалаштырыла. Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында анда эләгергә дәгъва белдерүчеләр өчен укулар оештырылган.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә институтта белдерделәр.
ТР агросәнәгать комплексы җитәкчесе ролендә үзләрен “күргән” ветеринар табиблар, зоотехниклар, агрономнар, икътисадчылар һәм бухгалтерлар Казанга укырга килде. 364 сәгатьлек программаның 72 сәгате практик өлешкә бирелгән. Укырга килүчеләр Татарстанның әйдәп баручы хуҗалыкларында булачак һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уңышлы үсеш алу принциплары белән танышачак.
Курста катнашучыларга теоретик өлештә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кризиска каршы эш алып бару нигезләре, маркетинг һәм менеджмент турында сөйләячәкләр. Алар авыл хуҗалыгы продукциясен саклау серләрен һәм эшкәртү технологиясен өйрәнәчәк, терлек азыгы җитештерү буенча өстәмә белем алачак. Курс пограммасына “Персонал белән идарә итү этикасы һәм культурасы” мәсьәләсе дә кертелгән.
Авыл хуҗалыгы берләшмәләренең булачак җитәкчеләре белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә очрашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз