news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда агачка бәрелгән машинада 16-18 яшьлек җиде яшүсмер булган

Татарстанда агачка бәрелгән машинада 16-18 яшьлек җиде яшүсмер булган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ТР Яшел Үзән районында Chevrolet агачка очып кергән. 6 кеше һәлак булган, тагын берсе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Тикшерү үткәрелә, аның процессын прокуратура контрольгә алды.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында ачыклык кертүләренчә, машинада 16-18 яшьлек җиде яшүсмер булган. Зыян күрүчене Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot