news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда агачка бәрелеп янган автомобильне 30 яшьлек ир-ат йөрткән булган

Татарстанда агачка бәрелеп янган автомобиль руле артында 30 яшьлек ир-ат булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, төнлә ТР Яшел Үзән районында Chevrolet агачка очып керде һәм яна башлады. Автомобильдә җиде яшүсмер булган. Аларның алтысы урында ук һәлак була, тагын берсе авыр хәлдә һәм тәненең 30 проценты пешкән хәлдә Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерелә. Алга таба зыян күрүчене Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылды.

Ведомствода өстәгәнчә, руль артындагы ир-атның машина йөртү таныклыгы булмаган. Шулай ук машинада булганнарның Татарстаннан түгеллеге расланды. Аларның Марий Элда яшәүләре ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot